• Русский
  • Татарча

«Укучыларның һөнәри үзбилгеләнешен психологик-педагогик тәэмин итүнең заманча технологияләре һәм методлары» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашыру

2020 елның 6-21 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы тарафыннан өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылды. Укуларны төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 46 педагог-хезмәткәр, педагог-психолог, социаль педагог, өстәмә белем бирү педагоглары, педагог-оештыручылар узды.

Төркемнең фәнни җитәкчесе – психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Шәрифҗанова К.Ш., кураторы – психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Кедрова И.А.

Әлеге теманың актуальлеге шуның белән аңлатыла: хәзерге заман шартларында һөнәри стандартны куллану һәм гамәлгә ашыру нигезендә һөнәри педагогик эшчәнлек федераль дәүләт белем бирү стандартларына тиңдәш рәвештә белем бирү бурычларын хәл итү алымнары төгәлләштерелгән, һөнәри юнәлеш эшен алып баруның төп принциплары билгеләнгән, өлкән сыйныф укучыларының һөнәр сайлауга һәм аны алу юлларына психологик әзерлеген үстерүгә юнәлдерелгән технологияләр сайланган.

Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә тыңлаучылар гомуми белем бирү учреждениесендә укучыларның һөнәри юнәлеш бирүнең психологик-педагогик технологияләрен куллану һәм эшләү өлкәсендәге компетенцияләрне камилләштерделәр.

Тыңлаучылар һөнәри компетенцияләрне камилләштерү мөмкинлеге алганга, квалификацияне күтәрү барышында уңай психологик климат өчен рәхмәт белдерделәр.