• Русский
  • Татарча

Кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышабыз: Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен «Русское слово» нәшрияты вебинары

2020 елның 21 маенда Татарстан Республикасы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен ««Беренче адымнар» һәм кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү өчен программ-методик комплекс» дигән темага вебинар үткәрелде.

Вебинар «Русское слово» нәшрияты тарафыннан ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы белән берлектә, ФГОС таләпләренә туры китереп, кече яшьтәге балаларны үстерүнең идарә һәм белем бирү бурычларын хәл итү өчен кирәкле һөнәри әһәмияткә ия компетенцияләрне камилләштерү максатларында оештырылды.

Трансляциянең модераторы - «Русское слово» нәшрияты мәктәпкәчә белем бирү үзәгенең нәшрият проектларын алга этәрү буенча директоры Нина Николаевна Плаксина.

Теманың актуальлеге бала тормышының беренче елларында аны алга таба үстерү өчен аеруча әһәмияткә ия. «Русское слово» нәшриятының мәктәпкәчә белем бирү үзәге методистлары кече яшьтәге балаларның психик һәм физик үсешенең яшь үзенчәлекләренә характеристика бирделәр, үсешнең гомуми һәм махсус бурычлары билгеләнде, аларны чишү ысуллары тәкъдим ителде, шулай ук педагогның кече яшьтәге балалар белән белем бирү эшчәнлегенә теоретик һәм практик әзерлеге ачылды.

Вебинар кысаларында мөһим мәсьәләләр каралды:

  • «Беренче адымнар» комплекслы белем бирү программасы: төп принциплары, алымнары һәм эчтәлеге.
  • Кече яшьтәге балалар өчен «Воробушки» программа-методик комплексы: методик тәэминат, балалар өчен китаплар, уен җиһазлары.
  • Учреждениенең белем бирү эшчәнлегендә «Беренче адымнар» программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе.
  • «Русское слово» нәшриятының белем бирү программаларын апробацияләүдә катнашучы балалар бакчалары белән хезмәттәшлеген оештыру.

Әлеге вебинарда укытучылар һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләре - квалификация күтәрү һәм яңадан әзерләү курсларын тыңлаучылар катнашты (куратор - ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Латыпова Р.И.).

Трансляция барышында катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге экспертлар белән аралаштылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук чараның гамәли-юнәлешле булуын һәм аны актуаль форматта оештыруны билгеләп үттеләр.

0
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
32
33
34
35
36