«Ел тәрбиячесе - 2020» республика һөнәри конкурсы
| 2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпкәчә белем бирү педагоглары - «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсы финалистлары «Түгәрәк өстәл» бәйгесендә катнаштылар. Конкурсның әлеге этабының максаты - мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүнең стратегик юнәлешләрен аңлауны күрсәтү һәм гамәлдәге проблемаларны хәл итүнең конструктив карарларын педагогик җәмәгатьчелеккә үз күзаллавын күрсәтү. |
|---|





