• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

“Мәктәп килештерү хезмәтен оештыру” өстәмә һөнәри белем программасы буенча белем күтәрү курслары

2019 елның 20 – 23 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан “Мәктәп килештерү хезмәтен оештыру” өстәмә һөнәри белем программасы буенча белем күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде. Курсларда Татарстан Республикасының Апас муниципаль районыннан 51 педагог катнашты.

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларына тәңгәл китереп дәрестән тыш эшчәнлек: проектлаштыру, программ тәэмин ителеш һәм укучыларның казанышларын исәпкә алу” программасы буенча педагогика хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары

2019 елның 15 – 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында гомуми һәм өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары үтте. “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына тәңгәл китереп дәрестән тыш эшчәнлек: проектлаштыру, программ тәэмин ителеш һәм укучыларның казанышларын исәпкә алу” программасы буенча педагогика хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары 50дән артык педагогика хезмәткәрендә кызыксыну уятты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы


Кадерле хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

Әлеге якты бәйрәм иҗади хезмәткә хөрмәт хисләре уята, ул гомер-гомергә илебез халкының теләктәшлелеген һәм бердәмлеген чагылдырып тора.
Тормышка яңа сулыш өргән яздан без һәрвакытта да уңай үзгәрешләр көтәбез, яңарышларга өмет баглыйбыз. Язгы җылылык Сезгә яңа көч, дәрт һәм идеяләр алып килсен, ә һәрберегезнең дә һөнәри казанышлары киләчәктә илебезнең чәчәк атуына лаеклы өлеш булып торсын.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты “Яшүсмерләрнең үз-үзләрен аутоагрессив тотышын беренчел профилактикалауны оештыру” дип исемләнгән белем күтәрүнең өстәмә һөнәри программасын гамәлгә ашырды


2019 елның 8 – 19 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы “Яшүсмерләрнең үз-үзләрен аутоагрессив тотышын беренчел профилактикалауны оештыру” дип исемләнгән белем күтәрүнең өстәмә һөнәри программасын гамәлгә ашырды. Әлеге программа буенча 66 педагогика хезмәткәре белем алды. Төркемнәрнең кураторлары һәм фәнни җитәкчеләре: педагогика фәннәре кандидаты, психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы мөдире Шәрифҗанова К.Ш. һәм психология фәннәре кандидаты, психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы доценты Кедрова И.А.

“Урта һөнәри белем учреждениелләре өчен IPRBOOKS электрон китапханә системасының яңа мөмкинлекләре. Урта һөнәри белем өчен нәшрият проекты” төбәкара фәнни-гамәли вебинары


Һөнәри белем бирү оешмалары педагогларының һөнәри осталыгын арттыру максатында, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сезгә хәбәр итә: 2019 елның 23 маенда Мәскәү вакыты белән 15:30 сәгатьтә “Урта һөнәри белем учреждениеләре өчен IPRBOOKS электрон китапханә системасының яңа мөмкинлекләре. Урта һөнәри белем өчен нәшрият проекты” төбәкара фәнни-гамәли вебинары үтәчәк.

“Мәгарифтә Гамәли психология хезмәте эшчәнлегенең стратегик юнәлешләре: ярдәмнең яңа бурычлары” темасы буенча педагог-психологларның белемен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы курслары


2019 елның 15 – 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы тарафыннан 2019 елга Дәүләт биремен гамәлгә ашыру (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 29 декабрендәге № под-2014/18 боерыгы) кысаларында педагог-психологларны “Мәгарифтә Гамәли психология хезмәте эшчәнлегенең стратегик юнәлешләре: ярдәмнең яңа бурычлары” белем күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укыту үткәрелде.

“Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе” Республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды

“Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе” Республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды (ТР Мәгарифне үстерү институтының 67 нче санлы боерыгы, 04.03. 2019 ел). Конкурста җиңүчеләрнең исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елның 25 апрелендәге 130 нчы боерыгына кушымтадан танышырга мөмкин. Конкурс җиңүчеләре һәм лауреатлары дипломнар белән бүләкләнәчәк, ә конкурста катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак. Сертификатларны һәм дипломнарны түбәндәге сылтама аша кереп, күчереп алу мөмкин: https://yadi.sk/d/iNnO3nZKagzKJA

Казанда мәктәп укучыларының география буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына нәтиҗәләр ясалды

26 апрельдә В.И. Ленин исемендәге Мәдәният сараенда мәктәп укучыларының география буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үтте. Казанга Россиянең 57 төбәгеннән 203 мәктәп укучысы олимпиадада катнашу өчен килгән иде.

“РОСНАНО МӘКТӘП ЛИГАСЫ” ресурс үзәге яңалыклары

Татарстан Респубикасы Мәгарифне үстерү институтының “РОСНАНО Мәктәп лигасы” төбәк ресурс үзәге 2019 елның 29 апрелендә 15 сәгать 30 минутта “Мәгариф оешмаларында укучыларның уку-тикшеренү һәм проект эшләрен оештыруның заманча формалары” темасы буенча вебинар үткәрә.

“Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасында катнашучылар белән эшлекле киңәшмә

24 апрельдә “Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру буенча әлеге программада катнаша торган гомумбелем оешмалары җитәкчеләре өчен 2019 елга “Укыту нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрдә һәм уңайсыз социаль шартларда эшли торган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын төбәк проектларын гамәлгә ашыру юлы белән күтәрү һәм аларның нәтиҗәләрен тарату” темасына эшлекле киңәшмә узды.

Pages