«Полилингвизм шартларында тел: лингвистик контрастлар һәм методик проблемалар» темасы буенча РФ гуманитар профиль педагогларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру
“Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты”ның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2021 елның 21 июненнән 03 июленә кадәр туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының, “Тел - полилингвизм шартларында: лингвистик контрастлар һәм методик проблемалар” темасына 72 сәгать күләмендәге өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылды. Россиянең 13 төбәгеннән 40 педагог белем алган. Курслар кураторы Фәттахова Р.Ф., татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты.










