• Русский
  • Татарча

Kazan Digital Week Халыкара форумы

2021 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе цифрлы нигездә үстерү, элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министры Максуд Шадаев “Казан Экспо” да Kazan Digital Week Халыкара форумын ачып җибәрделәр.

Форум кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм күргәзмәләр узачак, аларда дөньякүләм IT-проектлары, техник турлар һәм мастер-класслар тәкъдим ителәчәк.

Форум эшендә ректор Ногманова Людмила Николаевна җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты актив катнаша.

Форум экспозициясендә мәгариф өлкәсендә цифрлаштыру кысаларында Институтның төп юнәлешләрен чагылдыра торган стенд урнаштырылды.

 

Фотогалерея: