• Русский
  • Татарча

Kazan Digital Week-2021 халыкара форумын үткәрү турында

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

2021 елның 21-24 сентябрендә Казан шәһәрендә Kazan Digital Week-2021 Халыкара форумы узачак. Форум Россия Федерациясе Хөкүмәте химаясендә үткәрелә. Форумны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты оештыра.

Форум мәйданчыгында цифрлы трансформация өлкәсендә әйдәп баручы спикерлар чыгыш ясаячак. Форум программасы һәм спикерлар түбәндәге электрон мәйданчыкта тәкъдим ителгән: https://kazandigitalweek.ru/about-forum/

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты форумның экспозициясендә һәм Kazan Digital Week - 2021 Халыкара форумы материаллары җыентыгында республикабызның өстәмә һөнәри белем бирүне цифрлаштыру тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк.