• Русский
  • Татарча

«К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмати үзәге «Хәзерге заман мәктәп укучылары, укытучылар һәм китапханәчеләр өчен “НЭБ Свет” кушымтасы мөмкинчелекләре» дип аталган вебинар оештыра.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

2021 елның 23 сентябрендә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә «Хәзерге заман мәктәп укучылары, укытучылар һәм китапханәчеләр өчен “НЭБ Свет” кушымтасы мөмкинчелекләре» дип аталган вебинар узачак. Ул мәгариф оешмаларының мәгълүмати-китапханә үзәкләрен һәм мәктәп китапханәләрен камилләштерү мәсьәләре буенча чаралар сериясен дәвам итәчәк.

Оештыручылар: «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмати үзәге һәм “Россия дәүләт китапханәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесе.

Вебинар кысаларында алып баручылар хәзерге көндә укытучылар алдында торган әдәбият дәресләрен укытканда туган кыенлыкларны ничек чишәргә кирәклеген сөйләрләр, “НЭБ Свет” мобиль кушымтасының мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре турында фикер алышырлар, бүгенге көндә кушымтада бирелгән заманча фәнни-популяр әдәбиятка күзәтү ясарлар.

Спикерлар:

Белкина Анна Николаевна, “НЭБ Свет” проекты кураторы, Россия дәүләт китапханәсенең тышкы элемтә бүлеге башлыгы, Мәскәү ш.

Делианиди Анна Николаевна, “НЭБ Свет” кушымтасының баш мөхәррире, Мәскәү ш.

Вебинарга катнашырга муниципаль методик хезмәт белгечләре, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкче урынбасарлары, методистлар, мәгълүмати-китапханә үзәкләре һәм мәгариф оешмалары китапханәләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучылары чакырыла.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, вебинарда катнашучылар санының чикле булуын кисәтәбез.

Регистрация үтү өчен ссылка: https://clck.ru/Xf8cZ