«Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» туган якны өйрәнү форумы
|
2020 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты Спас муниципаль районы һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән берлектә дистанцион форматта «Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» II Республика туган якны өйрәнү форумын уздырды. Чараның максаты - Татарстан Республикасында төбәкне өйрәнү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау. |
|---|









