• Русский
  • Татарча

Республика Остазлар советы утырышы

2021 елның 16 сентябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» РАО дәүләт биреме, инновация мәйданчыгы эшчәнлеге кысасында чаралар планы нигезендә остазларның республика советы утырышын (видеокиңәшмәсен) уздырды.

Утырыш эшендә 25 Республика остазлар Советының 21 әгъзасы катнашты.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна чыгыш ясады.

Республика Остазлар советы утырышы барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- 2020-2021 уку елы өчен хисап һәм 2021 – 2022 уку елына остазлар республика советының эш планын килештерү (Зияева Гөлмира Акмаловна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең һөнәри белем бирү үсеше үзәге директоры)
- «Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрүгә әзерлек (Шәйхетдинова Галия Айрат кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының гыйльми секретаре).
- «Остазның өстәл китабы» мәгълүмат-методик җыентыгын тәкъдим итү (проект) (Яковенко Татьяна Владимировна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры).
- «Белем бирү оешмаларының иң яхшы остаз практикалары: гамәлгә кертү тәҗрибәсе» Онлайн-марафоны (Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Бакланова Миләүшә Гарәфетдин кызы).

Фотогалерея: