• Русский
  • Татарча

"Нанодөньяда табигый фәннәр лабиринтлары буенча " интеллектуаль онлайн-уен

2021 елның 16 мартында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе («РОСНАНО Мәктәп Лигасы» федераль проектының төбәк ресурс үзәге) 7-10 сыйныф укучылары өчен "Нанодөньяда табигый фәннәр лабиринтлары буенча" интеллектуаль онлайн-уен оештырды.

Уен барышында Татарстан Республикасында проектта катнашучы мәктәпләрдән 70тән артык катнашучы нанодөнья, "Нанокот капчыкта" кейсын чиштеләр, наноматериаллар куллану өлкәсен билгеләделәр (Наночемоданны 2.0 күрсәтү тәҗрибәсе нигезендә).

Реаль вакыт режимында иң күп очко җыйган катнашучылар җиңүчеләр билгеләнде. Уен нәтиҗәләре буенча лидерлар бишлегенә Лениногорск шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Әлмәт шәһәренең 2 нче лицее, Әлмәт шәһәренең "Татарстан нефтенең 70 еллыгы" исемендәге 25 нче урта мәктәп укучылары керде.

Очрашу нәтиҗәле узды.
Педагоглар билгеләп үткәнчә, белем бирү процессына уен эшчәнлеген кертү укучыларда креатив фикерләүне мотивацияләү һәм үстерү факторы булып тора.

Онлайн-уеннарга язылу: https://clck.ru/TkpGH

Фотогалерея: