• Русский
  • Татарча

"STA-студия. Ачыш" мастер-классы" төбәкара чарасы

"STA-студия. Ачыш" мастер-классы" төбәкара чарасы

Видеоконференция барышында Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта мәктәбенең һәм Красноярск шәһәренең 7 нче лицееның 7 нче сыйныф укучылары "Сабын операсы "STA-студиясе" белем бирү модулен күрсәттеләр.

Мастер-класс барышында сабын турында тарихи мәгълүматлар каралды, сабынның составы һәм үзлекләре өйрәнелде, сыйфатлы реакцияләр үткәрелде, шулай ук балалар «Сабын операсы» STA-студиясе ярдәмендә үз сабыныннарын ясадылар.

Мастер-класс нәтиҗәләре буенча укучылар тәҗрибә эшчәнлегендә катнашудан алынган уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар, дәресләрдә һәм конференцияләргә әзерләнгәндә креатив алым куллану, төрле химик реакцияләр һәм эффектларны күзәтү һәм тикшерү тәҗрибәсен алу мөмкинлеген билгеләделәр.

Педагоглар билгеләп үткәнчә, «РОСНАНО Мәктәп Лигасы» мәгълүмати-белем бирү ресурслары нигезендә укыту-тикшеренү эшенең уңай тәҗрибәсе балаларга табигый-фәнни цикл предметларын үзләштерүдә ярдәм итә.

 

Фотогалерея: