• Русский
  • Татарча

«Физика дәресләрендә «Экзамен» нәшриятының «Пёрышкин А.В. Физика 7-9 нчы сыйныфлар» укыту-методик комплектын кулланып, функциональ грамоталылык формалаштыру» вебинары

2022 елның 31 мартында гомуми белем бирү оешмалары физика укытучылары, методистлары һәм тьюторлары өчен «Физика дәресләрендә «Экзамен» нәшриятының «Пёрышкин А.В. Физика 7-9 нчы сыйныфлар» укыту-методик комплектын кулланып, функциональ грамоталылык формалаштыру» темасы буенча вебинар була.

Вебинар уздыруның максаты: гомуми белем бирү оешмаларының физика укытучыларына, методистларына һәм тьюторларына методик ярдәм күрсәтү.

Вебинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • 7, 8 һәм 9 нчы сыйныф дәреслекләре комплектында фән һәм техниканың заманча казанышларын, яңа теорияләр һәм терминнар, приборлар һәм технологияләрне исәпкә алу;
  • А.В. Перышкин дәреслекләре ярдәмендә предметны үзләштергәндә укыту - методик мөмкинлекләрне киңәйтү;
  • «Экзамен» нәшриятының «Пёрышкин А.В. Физика 7-9 нчы сыйныфлар» укыту-методик комплектын кулланып, функциональ грамоталылык формалаштыру.

Үткәрү вакыты:  15:45 сәгатьтә (мск).

Спикер: Антонова Елена Вячеславовна, Пенза өлкәсенең Региональ үсеш институты өлкән методисты.

Катнашучылар: гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, физика укытучылары, методистлар һәм тьюторлары.

Үткәрү формасы: вебинар.
Сылтама: https://events.webinar.ru/15970081/10494909