• Русский
  • Татарча

«Россия Федерациясе халыкларының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү» мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен конференция

2022 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Россия Федерациясе халыкларының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү» ЕССЕ-РЕГИОН конференциясе башланды. Конференция Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Халыкара мәктәпкәчә мәгариф академиясе белән берлектә 2022 елның 23 - 24 мартында уздырыла.

Конференциянең бурычлары - балаларда Россия халыклары традицияләренә ихтирамны ныгытуның нәтиҗәле тәҗрибәләрен, төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып кыйммәт ориентирларын ачыклау. Конференция кысаларында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү педагоглары традицион кыйммәтләрне үстерүгә, Россия халыкларының этномәдәни һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга юнәлтелгән тәҗрибә белән таныштырачаклар.

Конференциягә 13 меңнән артык кеше теркәлде, бу мәдәни тиңдәшлекне, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга, мәдәниятара диалогны ныгытуга һәм кызыксынучы якларның мәктәпкәчә белем бирүне үстерүдә үзара хезмәттәшлеген яхшыртуга юнәлтелгән кыйммәт ориентирлар формалаштыру проблемасының актуальлеге турында сөйли.

Конференциянең беренче көнендә катнашучыларны сәламләделәр:

  • Николай Веракса, психология фәннәре докторы, профессор, Гётеборг университетының мактаулы докторы, ректор, кече яшьтәге балаларны әзерләү һәм үстерү буенча ЮНЕСКО кафедрасы мөдире,
  • Лариса Тутова, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Мәгариф буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы, «Россия тәрбиячеләре» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе,
  • Әлфия Дорофеева, мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын үстерү ассоциациясе президенты, «МОЗАИКА-СИНТЕЗ» нәшрияты генераль директоры,
  • Людмила Ногманова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре докторы. 

Пленар утырышта түбәндәге докладлар һәм хәбәрләр тәкъдим ителде:

  • Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирүне үстерү стратегиясе: балаларны тәрбияләүдә тулы якын килү, Йолдыз Хисамиева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы;
  • Иҗтимагый мәдәни белем бирү киңлегендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының һөнәри үсеше, Гөлназ Хәмитова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты;
  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү программасын гамәлгә кертүнең икътисадый аспектлары, Алексей Тищенко, икътисадый фәннәр кандидаты, Гамәли икътисадый тикшеренүләр институты, Россия Федерациясе президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең өзлексез белем алу икътисады үзәге өлкән фәнни хезмәткәре;
  • Милли һәм гомумкешелек кыйммәтләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирүне программалы-методик яктан тәэмин итү,  Резидә Шаехова, педагогика фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри белемнәрен арттыру Идел буе регионара үзәгенең мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү бүлеге доценты;
  • Балалар һәм цифрлаштыру, психология фәннәре докторы, профессор, Гётеборг университетының мактаулы докторы, ректор, кече яшьтәге балаларны әзерләү һәм үстерү буенча ЮНЕСКО кафедрасы мөдире;
  • Цифрлы чорда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әхлакый кыйммәтләрен тәрбияләүне хәл итү юллары, Алла Твардовская, психология фәннәре кандидаты, мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы мөдире, Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты доценты;
  • Территорияне үстерү механизмы буларак туган якны өйрәнү, Ирина Комарова, тарих фәннәре кандидаты, проректор, Россия муниципаль академиясе академигы. Җитештерүче көчләрне өйрәнү буенча Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясе әйдәп баручы фәнни езмәткәре.

Конференциянең икенче көнендә спикерлар фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен, иҗади идеяләрне тәкъдим итәчәк, конференция темасы буенча гамәли тәҗрибә белән уртаклашачак. Катнашучылар игътибарына ТР мәктәпкәчә белем бирү педагогларыннан презентацияләр, мастер-класслар күрсәтеләчәк.

Фотогалерея: