• Русский
  • Татарча

Ютазы районының мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен вебинар

2022 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү максаты белән онлайн режимда «Кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүнең белем бирү бурычларын яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып хәл итү өчен кирәкле һөнәри әһәмияткә ия компетенцияләрне үстерү» методик семинарын  уздырды.

Семинарның модераторы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы, заманча таләпләрне исәпкә алып, мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын яхшырту юлларын билгеләде. 

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте
  • Педагогның һөнәри компетентлыгы, кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә педагогик осталыгы
  • Россия Федерациясе халыкларының традицион кыйммәтләре нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү

 Семинарда катнашучылар тәҗрибәнең эчтәлеген һәм практик юнәлешен югары бәяләделәр һәм чараны оештыручыларга һәм модераторларга зур рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: