• Русский
  • Татарча

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында «Берләшкән сыйныф коллективын формалаштыру ысуллары һәм алымнары» темасы буенча вебинар

2022 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Бердәм сыйныф коллективын формалаштыру ысуллары һәм алымнары» темасы буенча вебинар үткәрелде. Теманың актуальлеге укучы балалар мохитендә конфликтлар санының артуына, укучыларда дуслыкка һәм бердәмлеккә ихтыяҗны формалаштыру зарурлыгына бәйле.

Сәламләү сүзе белән вебинарда катнашучыларга Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Әсәдуллина Алсу Мөнип кызы мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм «Ачык сыйныф» проектына багышланган видеоязманы тәкъдим итте.

Вебинарда КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее сәнгать мәктәбе директоры Елена Германовна Скобельцына «Ярдәм даирәсе» социаль әһәмияткә ия, гамәли юнәлешле проектын гамәлгә ашыру буенча лицейның уникаль тәҗрибәсен тәкъдим итте. Әлеге проект лицейның тәрбияви һәм психологик хезмәтен җайлаштыру һәм лицейда куркынычсыз, психологик яктан уңайлы белем бирү мохитен булдыру,  мәктәп укучыларына адаптация чорында психологик-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан эш алып баруны күздә тота.

Россия Кызыл Хач Татарстан бүлекчәсенең психосоциаль ярдәм координаторы Камаева Ольга Викторовна белем бирү оешмасында буллингны профилактикалау буенча сыйныф җитәкчеләренә киңәшләр тәкъдим итте һәм «Буллинг профилактикасында укытучының роле» темасын җентекләп ачты.

Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейның  югары категорияле педагог-психологы, 5 нче сыйныф җитәкчесе Алексеева Альбина Равил кызы 5 нче сыйныфта балалар арасында бердәмлек формалаштыруда максатчан эш оештыру шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Казан шәһәренең Вахитов районы Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле педагог-психологы, 7 В сыйныфы җитәкчесе Орлова Анастасия  Николаевна вебинарда катнашучыларга мәктәп укучылары белән эштә профилактик программалар куллану тәҗрибәсе турында сөйләде. Анастасия Николаевна фикеренчә, мәктәп укучыларының бер максатчан юнәлештәге чараларда катнашуы тәрбия чараларының нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре Эльвира Хамзеевна Башлай вебинарда катнашучыларга балалар даирәсендә конфликтларны профилактикалау һәм бердәм коллектив формалаштыру буенча конкрет тәкъдимнәр тәкъдим итте. Эльвира Хамзеевна үз чыгышында мәктәпкә әзерлек чорында балалар белән төркемле дәресләр оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Эльвира Хамзеевна фикеренчә, төркем эше укучыларда коммуникатив белем һәм дуслыкка ихтыяҗны үстерергә ярдәм итә, сыйныф атмосферасына йогынты ясый.

Вебинар үткәрелгән вакытта чатка тыңлаучылардан сораулар килде. Актив катнашучылар фикер алышына торган проблема буенча өстәмә материаллар алу белән кызыксынуларын күрсәтте.

Вебинарның барлык материалларын алу өчен түбәндәге почтага язарга: bashlay68@mail.ru

 

Фотогалерея: