• Русский
  • Татарча

Математик грамоталылык буенча вебинар

Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе федераль методик үзәге «Мәктәптә математик әзерлек системасында математик грамоталылык интеграциясе» вебинары 2022 елның 30 мартында 14:30 сәгатьтә (МСК) булачак.

Вебинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак: математика мәктәп курсының гамәли юнәлешен чынга ашыру; алгебраны, геометрияне, ихтималлык һәм статистика теориясен өйрәнү процессында математик грамоталылык формалаштыру; биремнәр тикшереләчәк һәм методик тәкъдимнәр биреләчәк.

Вебинар спикерлары булып чыгыш ясаячаклар:

  • Татьяна Сергеева, Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе Федераль методик үзәгенең әйдәп баручы эксперты, педагогика фәннәре докторы, профессор;
  • Валентина Числова, Академиянең Федераль методик үзәге эксперты.

Катнашучыларны трансляциягә тоташтыру өчен сылтама: https://apkpro.ru/fmc/.
Вебинар үткәрү вакытында чат булачак.