• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС яңарту аспектында башлангыч мәктәп укытучысының цифрлы инструментлары» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары

2022 елның 25 мартында башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын «Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС яңарту аспектында башлангыч мәктәп укытучысының цифрлы инструментлары» темасы буенча укыту тәмамланды.

Дистанцион укыту кысаларында тыңлаучылар белем бирү эшчәнлегенә цифрлы технологияләрне кертү өлкәсендә актуаль трендлар белән таныштылар, шулай ук белем бирү технологияләрен заманча цифрлы белем бирү мохитен булдыру процессында куллану үзенчәлекләрен өйрәнделәр.

Офлайн-укыту чорында Татарстан Республикасы Мәгаифне үстерү институты хезмәткәрләре курсларга килүчеләргә авторлык цифрлы ресурсларын булдыру буенча универсаль инструментлар күрсәттеләр, цифрлы контент белән эшләү күнекмәләрен өйрәттеләр.  Укытучылар төрле программалар белән эшләү принципларын, шулай ук кече мәктәп укучыларының җәлеп ителүе белән идарә итү методларын җентекләп өйрәнделәр.

Укытучылар квалификацияне күтәрү буенча узган курсның актуальлеген һәм файдасын билгеләп үттеләр, Татарстан Респуликасы Мәгарифне үстерү институты дистанцион укыту системасындагы видеолекцияләр, презентацияләр, мәгълүмати-методик материаллар өчен рәхмәт белдерделәр.