• Русский
  • Татарча

«Идарә итү аспекты буларак белем бирү сыйфатының эчке мониторингы» семинары

2022 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен «Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: идарә итү аспекты буларак белем бирү сыйфатының эчке мониторингы. Белем бирү сыйфатын бәяләүнең бердәм эчке системасы. Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләрен интерпретацияләү анализы» семинары узачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының директорларына һәм укыту-методика эшләре буенча директор урынбасарларына методик ярдәм оештыру.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак һәм тикшереләчәк:

  • Белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасын яңарту: белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасы нигезләмәсенең актуальлеге;
  • Белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы компоненты буларак арадаш аттестация: оештыру кагыйдәләре һәм стандарт булмаган хәлләр;
  • Үзтикшерү, хисаплар һәм мониторинглау;
  • Яңартылган ФДББС кысаларында локаль актлар.

Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама:
https://telemost.yandex.ru/j/08413979087329
Үткәрү вакыты: 14:00 - 16:10  (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифнеүстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү доценты, тарих фәннәре кандидаты Кинзябулатова Гөлназ Рамил кызыКинзябулатова Гульназ Рамилевна