• Русский
  • Татарча

«Укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыру методлары» семинары

 

2022 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы белем бирү оешмаларының чит тел укытучылары өчен «Укучыларда функциональ грамоталык формалаштыру методлары» семинары узачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының чит тел укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак һәм тикшереләчәк:

  • Чит телгә өйрәткәндә функциональ грамоталылык формалаштыру;
  • Инглиз теле дәресләрендә функциональ грамоталылык формалаштыру - уку грамоталылыгын үстерүгә, креатив фикерләүгә һәм глобаль компетенцияләргә басым ясау;
  • Кече яшьтәгеләргә инглиз телле белем бирү кысаларында интеграцияләнгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге: soft skills.

Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама: https://events.webinar.ru/9555693/10999925
Үткәрү вакыты:  10:00 - 12:00  (мск).
Үткәрү урыны:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Иванова Лариса Филипповна.