• Русский
  • Татарча

«Кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү өчен белем бирү платформаларының мөмкинлекләре (шул исәптән дистанцион рәвештә)» белем бирү практикумы

 

2022 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Биектау һәм Мамадыш районнары мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен «Кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү өчен белем бирү платформаларының мөмкинлекләре (шул исәптән дистанцион рәвештә)»белем бирү практикумы узачак.

Белем бирү практикумының максаты - грантларда катнашучы мәктәпкәчә белем оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү.

Белем бирү практикумында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Болыт сервисларын һәм белем бирү платформаларын бергәләп файдалану;
  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәмнең дистанцион хезмәтләр күрсәтү технологияләре;
  • Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның ата-аналары өчен консультатив ярдәме хезмәтен булдыруның оештыру аспектлары;
  • Дистанцион консультация хезмәтләре күрсәтү моделен оештыру;
  • Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен консультация үзәкләре инфраструктурасы.

Үткәрү урыны:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/82841178957?pwd=bE5pS3hvZ2pJeHFDNi9leEFSUmVhdz09
Үткәрү вакыты:  9:00 - 12:10  (мск).
Кураторлар: 

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Башинова Светлана Николаевна; 
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы.