• Русский
  • Татарча

«Башлангыч мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» семинары

2022 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы белем бирү оешмаларының башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Башлангыч мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» семинары узачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы белем бирү оешмаларының башлангыч гомуми белем бирү педагогик хезмәткәрләренә методик ярдәм оештыру.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак һәм тикшереләчәк:

  • Башлангыч мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек оештыру үзенчәлекләре;
  • Башлангыч мәктәптә «Без бергә» социаль-белем бирү проектын гамәлгә ашыру.

Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/83904601649?pwd=QldNSFJPemhjMkV2Vmc3VFRia0FPZz09
Конференциянең идентификаторы: 839 0460 1649 
Керү коды: 945443
Үткәрү вакыты:  9:00 - 12:00  (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфира Исхак кызы.