• Русский
  • Татарча

«Кадет белем бирү оешмалары белән идарә итүдә кластер алымы» республика семинары

2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты гамәлгә куючының дәүләт биремен үтәү кысаларында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы белән берлектә Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмалары, кадет мәктәпләре һәм мәктәп-интернатлары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен «Кадет белем бирү оешмалары белән идарә итүдә кластер алымы» республика семинарын оештырды һәм үткәрде. 

Семинарның максаты - кластерлы алым нигезендә белем бирү оешмасы белән идарә итү буенча кадет мәктәпләре һәм мәктәп-интернатлары җитәкчеләренең һәм педагогик хезмәткәрләренең һөнәри компетенциясен күтәрү.

Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Татарстан Республикасы кадетлар белем бирү оешмаларының методик хезмәттәшлегенең кластер моделен проектлау.
  • Кластер моделе буларак белем бирү эшчәнлеген индивидуаль гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган укыту планы.
  • Укучыларның мотивациясен арттыру шарты буларак, укудан тыш эшчәнлекне оештыруда кластер моделе.
  • Кадетлар белем бирү оешмасында музей булдыру һәм эшләтү.
  • Кадет белем бирү оешмасының тәрбия эшчәнлеген оештыруда кластерлы якын килү.

Семинар спикерлары ролендә Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы директоры Плаксина Ирина Владимировна һәм Чистай кадет мәктәп-интернаты директоры Буслаева Вера Ивановна чыгыш ясады. 

Семинарның модераторы - Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов Иван Андреевич.