• Русский
  • Татарча

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинар (сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар һәм белем бирү оешмаларының башка белгечләре өчен тематик вебинарлар сериясе)

2022 елның 22 апрелендә «Укучылар үзидарәсе» темасы буенча вебинар була. 

Вебинарның максаты - укучылар үзидарәсен оештыру мәсьәләләрендә Татарстан Республикасының сыйныф җитәкчеләренә методик ярдәм күрсәтү.

Вебинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Укучылар үзидарәсенең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыруда мәктәпнең сыйныф җитәкчесе һәм педагог-психологы хезмәттәшлеге;
  • Татулаштыру  хезмәтен оештыру;
  • Дәүләт-иҗтимагый идарә моделе кысаларында укучылар үзидарәсе;
  • Укучы үзидарәсе - укучының шәхесен уңышлы үстерүгә юл.

Үткәрү урыны:Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Большая Красная урамы, 68.
Кушылу өчен сылтама: 
https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA
Үткәрү формасы: вебинар
Үткәрү вакыты: 15:00 – 16:30 (мск)
Куратор:Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Э.Х.