• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик вебинар

Дәүләт биреме кысаларында 2022 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы видеоконференция форматында Россия Федерациясе белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм төп гомуми белем бирү ФДББС буенча туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре» вебинарын үткәрде.

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фирдәвес кызы вебинар тыңлаучыларны гомуми белем бирү учреждениеләрендә башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм төп гомуми белем бирү ФДББС буенча туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытудагы төп үзгәрешләр белән таныштырды.

Вебинар эшендә Россия Федерациясенең 70 туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Фотогалерея: