• Русский
  • Татарча

Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2022 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында һәм «Ачык мәктәп 2035» белем бирү проектының ресурс үзәге чаралары планы нигезендә «Татарстан Республикасының иң яхшы цифрлы мәктәбе – 2022» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын, укытучылар өчен «Татарстан Республикасы цифрлы мәктәбе лидеры – 2022» III республика конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасын үткәрде.   

Бүләкләү тантанасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна, «Ачык мәктәп» цифрлы платформасының методик хезмәт җитәкчесе Кудимова Наталья Вячеславовна мөрәҗәгать иттеләр.

Бүләкләү тантанасына «Татарстан Республикасы цифрлы мәктәбе лидеры – 2022» республика бәйгесенең 25 педагогы, финалисты һәм 15 гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе, «Ачык мәктәп» цифрлы платформасының актив катнашучылары чакырылды

Ногманова Людмила Николаевна «Ачык мәктәп 2035» проектында катнашкан белем бирү оешмалары педагогларының цифрлы өлкәдә үзләренең һөнәри компетенцияләрен арттырып кына калмыйча, заманча цифрлы инструментларны үзләштерү мөмкинлекләре дә барлыкка килүен билгеләп үтте.

Үз чыгышында Кудимова Наталья Вячеславовна платформада яңарышлар, педагоглар өчен яңа мөмкинлекләр, шулай ук «Ачык мәктәп» онлайн-платформасында тренажерлар һәм симуляторларның өстенлекләрен һәм күптөрлелеген бәяләү турында сөйләде.

Фотогалерея: https://clck.ru/32CaNM