• Русский
  • Татарча

«Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» предметы һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре»предметы мәсьәләләре буенча педагогларның квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2022 елның 19-30 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре предметы һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре предмет өлкәләрен укытуның актуаль мәсьәләләре» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (программа кураторы Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).

Квалификация күтәрү курсларында яңартылган ФДББС шартларында ОРКСЭ һәм ОДНК НРНЫ укыту проблемалары ачылды, Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресләрен оештыру һәм үткәрү, әлеге предметлар өлкәсен өйрәнү кысаларында укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру өчен шартлар тудыру мәсьәләләре кузгатылды.

Тыңлаучылар, шулай ук, яңа таләпләрне исәпкә алып, башлангыч мәктәптә тәрбия эшчәнлеген проектлау һәм инклюзив белем бирүне оештыру нигезләрен өйрәнделәр.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында Казан шәһәре Мәскәү районының Россия Федерациясе герое майор С.А. Ашихмин исемендәге 130 нчы гимназия һәм Казан шәһәре Вахитов районының татар телендә белем бирә торган 27 нче гимназиясе эше тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Укыту йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Фотогалерея: