14 декабрь, 2022 - 20:11
![](http://irort.ru/sites/default/files/styles/large/public/photoofnews/WhatsApp%20Image%202022-12-09%20at%2013.19.33.jpeg?itok=oFejmEv0)
2022 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе белән берлектә Казан шәһәре гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының «Предметларны татар телендә укыту: традицияләр һәм заманчалык» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрделәр.
Конференция кысаларында түгәрәк өстәл үткәрелде. Түгәрәк өстәлдә:
- мәктәпләрдә предметларны татар телендә укытуның торышы турында фикер алыштылар;
- республика укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар;
- 2 нче гимназия директоры Гайнуллин Р.Р. конференциядә катнашучыларны гимназия базасында оештырылган «Татар телендә онлайн мәктәп» платформасы белән таныштырды.