• Русский
  • Татарча

«Яңа чакырулар - цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» Бөтенроссия форумы

13 декабрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» Бөтенроссия форумы узды, анда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова һәм һөнәри белем бирү бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

 

Чараны оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы. Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, Татарстан Республикасының цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Нургали улы Миңнеханов, ICL компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Виктор Васильевич Дьячков, «Таттелеком» гавами акционерлык җәмгыяте  генераль директоры Айрат Рәфкать улы Нуретдинов, - «Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы» директоры Юрий Николаевич Багров катнаштылар.

Форум кысаларында түбәндәге секцияләр эше оештырылды: «Россия Федерациясе цифрлы икътисады ихтыяҗларына карап белем бирү системасының ИТ-трансформациясе», «Тәрбия бирү аша цифрлы трансформация», «Кече яшьтәге профориентация агрегаторы буларак үсеш нокталары». «Тәрбия бирү аша цифрлы трансформация» секциясе модераторы Л.Н. Ногманова «Цифрлы проектлар аша тәрбия бирүнең кыйммәтле күрсәтмәләре» доклады белән чыгыш ясады. Секциядә шулай ук Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил И.В. Волынец, Казан милли тикшеренү технология университетының инвесторлар белән элемтә директоры Л.В. Овсиенко, «СӘЛӘТ» яшьләр үзәге директоры А.Т. Габдрахманова, Татарстан Республикасы «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары А.Х. Мамин һәм башкалар чыгыш ясады.

 

Фотогалерея: