• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү системасында иҗади һәм иҗтимагый берләшмә буларак фольклор коллективы» Педагогик укулары

2023 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Киров районының 24 нче балалар музыка мәктәбе, «Россия фольклор берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге каршындагы фольклор ансамбльләре һәм халык җыры ансамбльләре җитәкчеләренең шәһәр методик берләшмәсе белән берлектә онлайн Педагогик укулар кысаларында очрашу уздырды (алга таба – Укулар).

Укуларның төп максаты –  этномәдәни сәнгать белеме һәм тәрбия өлкәсендә актуаль педагогик тәҗрибә тарату. Укулар барлык дәрәҗәдәге педагогик берләшмәгә юнәлтелгән.

Очрашу барышында укучылар балалар музыка мәктәпләрендә «Музыкаль фольклор» һөнәри алды программасын һәм күп профильле үзәкләрдә этномәдәни юнәлештәге өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру практикасы белән таныштылар. Катнашучыларга балалар фольклор коллективларында татарларның этник музыка коралларын куллану буенча методик киңәшләр бирелде.

Чарада безнең республика, шулай ук Россия Федерациясенең башка төбәкләре: Удмуртия Республикасы, Ленинград өлкәсе, Пермь краеның Чайковский шәһәре, Киров шәһәре, Санкт-Петербург шәһәрләре педагоглары катнашты.

Очрашу катнашучылар һәм тыңлаучылар арасында яхшы тәэсир калдырды, алар әлеге профессиональ аралашу форматының бик вакытлы һәм кирәкле булуын әйттеләр.

 

Фотогалерея: