• Русский
  • Татарча

«Белем бирү оешмасының тәрбия системасын кыйммәти ориентирлар буенча проектлаштыру» семинары

2023 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернаты базасында  белем бирү оешмасының тәрбия эшләре буенча директорлары һәм директор урынбасарлары өчен «Белем бирү оешмасының тәрбия системасын кыйммәти ориентирлар буенча проектлаштыру» семинарын үткәрде.

Семинарны Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Гарифуллин Айдар Хәкимян улы һәм гимназия директоры Зәйнуллин Равил Наил улы ачтылар.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире Шәехов Марат Рәшит улы кыйммәти ориентирларын тәрбияләүнең норматив-хокукый нигезләре турында сөйләде.

Казан шәһәре Alta School шәхси мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Германова Эльвира Сергеевна бер ай дәвамында тәрбия эшенең структурасын «Игелек» кыйммәте буенча күрсәтте. Муниципаль мәктәптә кыйммәтләргә юнәлтелгән белем бирүне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернаты сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәсе җитәкчесе Саматова Илсөя Илдаровна һәм Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернаты математика укытучысы Шиһапова Миләүшә Фоат кызы уртаклаштылар.

Семинарның практик өлешендә катнашучылар мастер-классларда катнаштылар. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр буенча тренингны Түбән Кама шәһәренең 13  гимназия-интернатының сынлы сәнгать укытучысы Шәйхетдинова Регина Наил кызы үткәрде. Түбән Кама шәһәренең 13 гимназия-интернатының математика укытучысы Габидуллина Резеда Шәфыйк кызы гаилә белеме дәресенең «5 мәхәббәт теле» фрагментын күрсәтте. «Гаилә кыйммәтләре буенча дөнья кафесы» сыйныф сәгате фрагментын Түбән Кама шәһәренең 13 гимазия-интернатының оештыручы педагогы Заһретдинова Лилия Исхак кызы күрсәтте. «Нәрсә ул юмартлык?» тәрбия әңгәмәсе фрагментын  Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернаты тәрбиячеләре Әхмәтьянова Ләйсән Исхак кызы һәм Әхмәтьянова Гүзәл Айдаровна үткәрделәр. «Ике патшалык, яки шәхси чикләргә хөрмәт» гаиләдә хөрмәт тәрбияләү буенча мастер – классны Казан шәһәренең Alta School шәхси мәктәбе методистлары Гәрәева Римма Әхәт кызы һәм Шаһитова Гөлнара Илнар кызы эшләде. «Рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә әхлакый мотивация» мастер-классын Әлмәт шәһәренең 1 лицей-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Владимировна Шәрәфетдинова күрсәтте.

Семинарда катнашучылар үткәрелгән чара буенча яхшы бәяләмәләр калдырдылар һәм үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләк белдерделәр. Чыгышларның язмалары һәм чыгыш ясаучыларның материаллары Telegram каналында https://t.me/vberussia сылтамасы буенча урнаштырылачак.

Фотогалерея: