• Русский
  • Татарча

Бөтенроссия туган тел форумы

12-14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырыла торган Бөтенроссия туган тел форумында катнаша.

Форумга Татарстан белем бирү оешмаларының һәм Россия Федерациясенең башка субъектларының туган тел һәм әдәбият укытучылары, мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары урынбасарлары, Россия субъектлары белән милли мәгариф һәм хезмәттәшлекне күзәтүче методистлар, татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономияләр, Россия субъектларында Татарстан Республикасы вәкиллекләре, Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәләре вәкилләре - барлыгы 800 кеше чакырылган.

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы институт белгечләре әзерләгән татар телен укыту проблемалары буенча заманча методик әдәбият күргәзмәсен, шулай ук «Сәлам!» укыту-методик комплектын тәкъдим иттеләр.

Форумда катнашучылар өчен күргәзмәләр, Казан буенча экскурсияләр, Арча районы һәм Казан шәһәре белем бирү оешмаларына бару, мастер-класслар, педагогик остаханәләр үткәрү, секция утырышлары кысаларында тәҗрибә уртаклашу оештырылачак.

14 ноябрьдә «Корстоне»да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узды.

#ПедагогаОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: