• Русский
  • Татарча

«Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру, мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасы таләпләрен исәпкә алып: тәрбия аспекты» программасы буенча укуны тәмамлау турында

2024 елның 23 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләрен «Федераль белем бирү программа таләпләрен исәпкә алып, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру: тәрбия аспекты» өстәмә һөнәри программасы буенча укыту үткәрелде (куратор –  доцент,психология фәннәре кандидаты С.Н.Башинова).

Программаны гамәлгә ашырганда федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасында тәрбия эшчәнлегенең актуаль аспектлары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарының (законлы вәкилләренең) психологик-педагогик компетентлыгын арттыру мөмкинлекләре ачылды. Уку процессында шулай ук сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшне оештыру мәсьәләләре каралды.

Тыңлаучылар стажировкасы Казан шәһәре Совет районының 109 нчы балалар бакчасы һәм Казан шәһәре Яңа Савин районының 16 нчы балалар бакчасы базасында оештырылды. Педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең федераль программасын гамәлгә ашыручы коллега - тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсе белән таныштылар, белгечләрнең мастер-классларында катнаштылар. Стажировкада катнашучылар Казан шәһәре Совет районы 109 нчы балалар бакчасы мөдире В. З. Комковага һәм Казан шәһәре Яңа Савин районы 16 нчы балалар бакчасы җитәкчесе Е.В. Шәйдуллинага стажировканы югары профессиональ оештырганнары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. .

Укуның соңгы этабында курс тыңлаучылары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең актуаль темалары буенча проект эшләрен уңышлы якладылар.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: