3 февраль, 2024 - 17:58
2024 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Алгоритм» технология лицее белән берлектә Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында мигрант балаларның адаптация проблемасына багышланган вебинар үткәрелде.
Вебинарда түбәндәге сораулар каралды:
- мигрант балаларны укыту процессын регламентлаштыра торган норматив-хокукый база;
- мигрант балаларга белем бирү оешмаларында психологик ярдәм күрсәтү;
- мигрант балаларның ата-аналары белән балаларны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү;
- гомуми белем бирү оешмаларында инофон балалар өчен уку процессын оештыру.
Институтның Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Эльвира Хәмзиевна Башлай «Белем бирү оешмаларында мигрант балаларны психологик-педагогик тәэмин итү» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Вебинарда Татарстан Республикасының 300дән артык педагогик хезмәткәре катнашты.