• Русский
  • Татарча

ОстазЕлы2023

Undefined

«Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында цифрлы белем бирү практикасы» программасы буенча укулар тәмамланды

2023 елның 17 июнендә «Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында цифрлы белем бирү практикасы» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

 

 

«Методик берләшмәнең иң яхшы җитәкчесе - 2023» республика конкурсы нәтиҗәләре турында

                       Барлык катнашучыларны котлыйбыз!

«Методик берләшмәнең иң яхшы җитәкчесе - 2023» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләр исемлеге белән Татарстар Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 15 июнендәге 318 номерлы боерыгына кушымтада танышырга мөмкин.

Казанда өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды

Бүген, 16 июньдә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында «Педагог һәм остаз елында педагогик хезмәткәрләрнең ачыкланган кыенлыкларын бетерү буенча өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының эш системасы» темасына өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашында республика киңәшмәсе узды.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсы тәмамланды

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсы тәмамланды. Тантана 2023 елның 15 июнендә Мамадыш шәһәрендә узды. Катнашучыларны бүләкләү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узды.

М. И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылуга гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Документлар 2023 елның 1 июленә кадәр кабул ителә.

Конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә!

 

«Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсында катнашу өчен гаризаны 18 июньгә кадәр бирергә мөмкин! Өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгының төп Бөтенроссия конкурсы инде 19 тапкыр узачак.

 

«Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» өстәмә һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укуның 2 сессиясен тәмамлау

2023 елның 5 июненнән 10 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан «Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» һөнәри яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри программасы буенча 2 сессия үткәрелде.

 

«Чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсы нәтиҗәләре

«Чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан, «һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның төбәк остазлык системасын үстерү» Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге һәм Педагог һәм остаз елы кысаларында үткәрелде.

«Мәгариф флагманнары» федераль проектын гамәлгә ашыру турында

                     

Хөрмәтле коллегалар!

Сезгә 2023 елның март-ноябрь айларында Россия Мәгариф министрлыгы Педагогик хезмәткәрләрне әзерләү, һөнәри үстерү һәм социаль тәэмин итү департаментының «Мәгариф флагманнары» киң масштаблы проектын гамәлгә ашыру турында хәбәр итәбез.

«Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм методикасы» һөнәри яңадан әзерләү программасы тәмамланды

2023 елның 08 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм методикасы» һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укулар тәмамланды. 43 тыңлаучы программаның уку планын һәм йомгаклау аттестация сынауларын уңышлы үтәде.

Pages

Subscribe to RSS - ОстазЕлы2023