• Русский
  • Татарча

ОстазЕлы2023

Undefined

Татарстанның яшь педагогларын укытучы һөнәренә багышлыйлар

14 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында яшь педагогларны Укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узачак.

2023 елның 27 июленнән 7 августына кадәр туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды

2023 елның 27 июлендә 7 августына кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары мәгарифе эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары, төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен укытучы (туган (татар) теле һәм әдәбияты) эшендә гамәлгә ашыру» темасы буенча 72 сәгать күләмендә квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (куратор – Гыйләҗева Л.Г.).

«Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 26-27 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Татарстанда «Наш новый учитель» («Безнең яңа укытучыбыз») гранты яңартыла

Педагог һәм остаз елында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән  «Наш новый учитель» («Безнең яңа укытучыбыз») грантын яңарту турында карар кабул ителде.

Бөтенроссия педагогик династияләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды

Педагогик династияләр вәкилләре өчен «Иң яхшы педагогик династия» Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү ачык. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Педагог һәм остаз елы кысаларында үткәрелә.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең фактик күләмен һәм озайтылган көн төркемнәре эшен мониторинглау кысаларында укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) арасында социологик сораштыру нәтиҗәләре

Россия Мәгариф министрлыгы Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, Совет әгъзалары һәм экспертлары белән берлектә гомуми белем бирү оешмаларының булган ресурсларын ял итү, спорт, озынайтылган көн төркемнәрендә укучылар өчен башка эшчәнлек оештыру өчен куллану тәҗрибәсен гомумиләштерде һәм өйрәнде, ачыкланган ихтыяҗны исәпкә алып, мондый эшчәнлекне оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде.

«Мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы һәм методикасы» һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укулар тәмамланды

2023 елның июлендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы һәм методикасы» һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча белем алучы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының булачак тәрбиячеләре укуларын тәмамладылар.

Татарстан Республикасыннан Знание.Премия — 2023 премиясенә гаризалар җыюга йомгак ясалды

Татарстан Республикасыннан илнең төп агарту премиясенә 230 гариза бирелгән — 2022 елдагыга караганда 2,5 тапкыр күбрәк. «Знание» җәмгыяте Россиянең 89 төбәгеннән 13 меңнән артык гариза алган.

 

Җаваплы ата-ананың өстәл китабы

Тәрбия институты интерактив навигацияле «Туганнан алып югары уку йортына кадәр: җаваплы ата-ананың өстәл китабы» җыентыгын чыгарды.

В. В. Путин остазлык төшенчәсен законлы рәвештә билгеләргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин октябрьгә остаз һәм остазлык төшенчәләрен законлы рәвештә билгеләргә һәм остазлык белән бәйле хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләргә кушты.

Pages

Subscribe to RSS - ОстазЕлы2023