• Русский
  • Татарча

М. И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылуга гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.

 

Бүләк Татарстан Республикасы Президентының 2017 елның 26 декабрендәге ПУ-1169 номерлы Указы белән педагогик хезмәткәрләрнең фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм күренекле Россия галиме-педагогы һәм көнчыгышны өйрәнүче Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов истәлеген мәңгеләштерү максатларында булдырылган.

Конкурс процедураларында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү, һөнәри, югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала.

Документлар 2023 елның 1 июленә кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашу шартлары һәм нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин
https://mon.tatarstan.ru/premia_mahmutov.htm.

Белешмә өчен телефоннар: (843) 294-95-73, (843) 294-95-74.

 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте материаллары буенча.

 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты