• Русский
  • Татарча

«Чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсы нәтиҗәләре

«Чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан, «һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның төбәк остазлык системасын үстерү» Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге һәм Педагог һәм остаз елы кысаларында үткәрелде.

Конкурс 7 номинация буенча үткәрелде һәм остазлык практикаларын үстерүгә, Татарстан Республикасы белем бирү хезмәткәрләренең остазлык эшчәнлеге өлкәсендәге алдынгы педагогик тәҗрибәсен үстерүгә юнәлдерелде. Анда остазлык эшчәнлегендә тәҗрибәсе булган Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре: төрле типтагы белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре, укытучыларның мәктәп командалары, мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары методистлары катнашты. Конкурска 140тан артык эш тәкъдим ителгән иде.

Конкурс нәтиҗәләре белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:
https://disk.yandex.ru/i/1NvTj51PRZL__A 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты