• Русский
  • Татарча

Казанда өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды

Бүген, 16 июньдә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында «Педагог һәм остаз елында педагогик хезмәткәрләрнең ачыкланган кыенлыкларын бетерү буенча өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының эш системасы» темасына өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашында республика киңәшмәсе узды.

Чарада өстәмә һөнәри педагогик белем бирүне үстерү, республикада өстәмә һөнәри педагогик белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларның алдынгы тәҗрибәсен тарату мәсьәләләре каралды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна «Җитәкче мәктәбе: нәтиҗәле практикалар» квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләрен үстерүнең глобаль векторлары турында сөйләде.

Институтның дүрт хезмәткәренә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләре тапшырылды.

Атагунов Владислав Илгизәр улы, Мөзаффарова Мингаян Гаяз кызы, Смирнов Иван Андреевич һәм Шәмсетдинова Лариса Петровнаны Татарстан Республикасының «Мактаулы остаз» билгесен алулары белән котлыйбыз!

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: