• Русский
  • Татарча

ОстазЕлы2023

Undefined

Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» юнәлеше буенча укыту тәмамланды

2023 елның 3 апреленнән 16 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Хәзеге заман белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укыту үткәрелде. Программа Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы тарафыннан гамәлгә ашырылды.

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында «Хәзерге балалар укымыймы?» вебинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм гомуми белем бирү оешмаларының башка белгечләре өчен «Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинарлар сериясен дәвам итә.

2023 елның 20 сентябрендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Хәзерге балалар укымыймы?» темасына вебинар узачак.

«Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 14-15 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институт «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курслары: «Төбәк һәм федераль дәрәҗәдә методик хезмәт белән идарә итү системасы»

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Төбәк һәм федераль дәрәҗәдә методик хезмәт белән идарә итү системасы» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырыла (80 сәгать). Билгеләнгән аудитория: муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре урынбасарлары, муниципаль методик хезмәтләр җитәкчеләре.

 

«Яңартылган ФДББС шартларында белем бирү сыйфатын күтәрүдә компетентлы алымның роле»

Әлеге исем астында 2023 елның 12-13 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институт «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» Федераль белем бирү марафоны кысаларында Бөтенроссия фәнни – гамәли конференция үткәрде.

 

Аспирантурага беренче кереш сынаулары уңышлы тәмамланды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында аспирантурага керү сынаулары тәмамланды.
11 сентябрьдә аспирантурага керүчеләр чит тел буенча соңгы кереш имтиханын тапшырдылар. Килүчеләр чит телне яхшы белү дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында аспирантурага керү өчен өч кереш сынавын тапшырырга кирәк иде: филсәфә, чит тел һәм 5.8.1.Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге махсус дисциплина буенча имтихан.

Аспирантурага керүчеләр өчен махсус дисциплина буенча кереш сынавы уңышлы тәмамланды

2023 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 5.8.1 Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге буенча аспирантурага керү өчен махсус дисциплина буенча кереш сынавы узды. . Имтиханны ректор Л.Н. Ногманова рәислегендәге комиссия кабул итте.

«Төбәк һәм федераль дәрәҗәдә идарә итү практикасы» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы кысаларында белем бирү өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы ТР җирле үзидарә органнары җитәкчеләрен укыту

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы тарафыннан белем бирү өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары җитәкчеләре өчен «Төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге идарә итү практикалары» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы гамәлгә ашырыла.

 

Белем бирү оешмасының тьюторлык тәэмин итү коралы буларак проблемалы сессия

6 сентябрьдә Татарстан Респуликасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре Казан шәһәре Вахитов районы 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик командасы өчен проблемалы сессия үткәрде. Әлеге чара «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» проекты буенча Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырылды.

Аспирантурада укуга өстәмә кабул итү игълан ителә

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты югары белем бирүнең белем бирү программалары – 5.8.1.Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге буенча аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча вакантлы урыннар (көндезге укуга 2 урын) булу сәбәпле түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында шартнамәләр буенча өстәмә кабул итү игълан итә.

Pages

Subscribe to RSS - ОстазЕлы2023