• Русский
  • Татарча

«Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм методикасы» һөнәри яңадан әзерләү программасы тәмамланды

2023 елның 08 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм методикасы» һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укулар тәмамланды. 43 тыңлаучы программаның уку планын һәм йомгаклау аттестация сынауларын уңышлы үтәде.

Уку кысаларында тыңлаучылар һөнәри белем бирүнең теоретик-методологик нигезләрен өйрәнделәр, заманча белем бирү технологияләрен һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру нигезләрен үзләштерделәр, урта һөнәри белем бирү оешмаларының стажировка мәйданчыкларында булдылар. Һөнәри яңадан әзерләү курслары йомгаклау дисциплинаара имтиханы белән тәмамлана.

Тыңлаучылар укытучылар составының югары профессиональлеген, практик юнәлешлелеген, белем бирү процессын дөрес сайланган методик тәэмин итүне һөнәри яңадан әзерләүнең өстенлекләре дип билгеләп үттеләр.

Тыңлаучылар һөнәри компетенцияләрне үстерү мөмкинлеге, алга таба хезмәттәшлеккә, нәтиҗәле һөнәри аралашуга ия булган уңай психологик климат өчен рәхмәт белдерделәр.

Укуларны уңышлы тәмамлау белән котлыйбыз!

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

 

 

Фотогалерея: