• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсы тәмамланды

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсы тәмамланды. Тантана 2023 елның 15 июнендә Мамадыш шәһәрендә узды. Катнашучыларны бүләкләү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узды.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсының финалына билингваль белем бирүне гамәлгә ашыра торган Татарстан Республикасының 25 балалар бакчасы чыкты. Республика җитәкчелеге конкурс сайлап алуның икенче этабында катнашучы барлык финалистларны бүләкләү турында карар кабул итте. 25 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грант алды.

Конкурс комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы хезмәткәрләре - кафедра доценты Р.И. Латыйпова, өлкән укытучылар Н. Р. Мифтахетдинова, Р. В. Абдуллина катнашты.

Конкурс җиңүчеләре дип танылдылар:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының катнаш төрдәге 42 нче балалар бакчасы

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 78 катнаш төрдәге балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының «Миляшкай» гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Бәләкәч» 5 нче балалар бакчасы 

Казан шәһәре Совет районының 183 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының катнаш төрдәге «Росинка» 24 нче балалар бакчасы

Яр Чаллы шәһәренең «Яблочко» 118 нче тәрбияләнүчеләрне үстерүнең танып белү-сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлекне өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерү төрендәге балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Сандугач» 6 нчы гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының катнаш төрдәге Карадуван балалар бакчасы 

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Дюймовочка» катнаш төрдәге 8 нче балалар бакчасы 

Татарстан Республикасы Норлат шәһәренең «Кояшкай» 6 нчы балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин районының Татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 405 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Буратино» гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылының катнаш төрдәге «Радуга» балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Буа шәһәренең «Ромашка» гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Айсылу» 3 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Родничок» Ленино-Кокушкино балалар бакчасы

Кукмара муниципаль районының «Кояшкай» 3 нче гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Теремок» 2 нче Шәмәрдән балалар бакчасы

Казан шәһәренең Киров районы 2 нче билингваль балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Актаныш авылының 6 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең «Баланы үстерү үзәге - 6 нчы «Жар-птица» балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Тәтеш шәһәренең «Колосок» балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Комлы Кавал «Алтын ачкыч» балалар бакчасы

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Киләчәк» 55 нче балалар бакчасы

Балалар бакчаларының педагогик коллективларын җиңүләре белән котлыйбыз!

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: