|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2024 елның 25 мартында 2024 елга дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Хәзерге заман башлангыч мәктәбе белем бирү мохитенең цифрлы үсеше» семинары үткәрелде (чара кураторы – И. Т. Сәгъдиева).
2024 елның 21 мартында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елның 21 декабрендәге под - 2321/23 номерлы боерыгы белән расланган 2024 елга гамәлгә куючының дәүләт йөкләмәсен тормышка ашыру кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Координация Советының белем бирү сыйфатын арттыру буенча юл картасын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы «Мәктәптә белем бирү сыйфаты белән идарә итү: актуаль проблемалар һәм белем бирү нәтиҗәләренә ирешү практикасы» семинарын үткәрде.
2024 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында 1 нче Балык Бистәсе гимназиясе базасында «Педагогик хезмәткәрләргә һәм идарәче кадрларга ярдәм итүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» темасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы узды.
13 марта 2024 года ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан» провёл совместно с Министерством образования и науки и Министерством цифрового развития государственного управления, информационных технологий и связи Республики Татарстан питч-сессию «Муниципальные методические и управленческие практики развития проектно-исследовательской деятельности в условиях введения обновленного ФГОС, ФООП с использованием инструментов цифровой трансформации образования»
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинарлар сериясен дәвам итә.
2024 елның 15 мартында 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Мәктәптә буллингны профилактикалау. Белем бирү оешмасында конфликтларны җайга салуның торгызу технологияләре. Мәктәп татулашу хезмәте җитәкчелеге» темасына вебинар үткәрә.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында Дәүләт Рус музее белгечләренең «Сәнгать» фән өлкәсе педагоглары өчен 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Сәнгать» фән өлкәсен укыту концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы кысаларында, шулай ук Татарстан Республикасында фәнни – технологик үсеш елы кысаларында ачык лекциясе үткәрелде.
2024 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2024 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Мәгариф бүлеге белән берлектә «XXI гасыр мәгарифне үстерү тенденцияләре: мәгарифнең белем бирү, үсеш һәм тәрбия бирү функцияләренең бердәмлеген тәэмин итү» V Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.