«Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларны укытуда нейропсихологик технологияләр» квалификация күтәрү программасы
2026 елның 6 февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларны укытуда нейропсихологик технологияләр» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча тыңлаучыларны укыту тәмамланды (квалификация күтәрү программасы кураторы – психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы). Татарстан Республикасының 68 педагог хезмәткәре белем алды.












