
2025 елның 21 февралендә «Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган укучылар белән психологик-медицина-педагогик комиссия һәм психологик-педагогик консилиум эшчәнлеген оештыру» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы – Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы).
Хәзерге заман мәгариф системасы белем бирү оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга, балалар бакчасында, мәктәптә тәрбияви һәм белем бирү процессларында индивидуаль һәм шәхсән якын килүне гамәлгә ашыруга, инклюзив белем бирү аша һәр укучыга белем бирү хезмәтләреннән файдалану мөмкинлегенә юнәлдерелгән. Психологик-медик педагогик комиссия һәм психологик-педагогик консилиумның хезмәттәшлеге – сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укытуда инклюзив алымнарны гамәлдә тормышка ашыруның мөһим шартларының берсе, бу психологик-педагогик ярдәм күрсәтүнең оптималь моделен булдыру буенча төрле белгечләрнең һөнәри эшчәнлеге системасы.
Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә тыңлаучыларга мөмкинлекләре чикләнгән балаларны коррекцияләү-үстерү эшен гамәлгә ашыруның, укытуның, тәрбияләүнең һәм социальләштерүнең нәтиҗәле формалары тәкъдим ителде.
Курслар азагында тыңлаучылар кафедраның профессор-укытучылар составына, чакырылган белгечләргә рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр.