
2025 елның 18-27 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасы шартларында дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» темасына педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).
Квалификация күтәрү программасы кысаларында башлангыч белем бирү педагоглары эшчәнлегенең дәрестән һәм дәрестән тыш, шулай ук башлангыч мәктәптә тәрбия эшчәнлеген оештыру өлешендә актуаль аспектлары ачылды; башлангыч мәктәптә, кече яшьтәге укучының шәхес үсеше үзенчәлекләрен исәпкә алып, заманча дәрес проектлау һәм башлангыч мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекнең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешүне бәяләүне оештыру проблемалары каралды. Тыңлаучылар сыйныф җитәкчесе эшендә әкият терапиясен, башлангыч мәктәптә уку фәннәрен укытуда цифрлы технологияләрне нәтиҗәле куллану алымнары белән таныштылар һ. б.
Стажировкалар Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 54 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казан шәһәре Совет районының 95 нче лицее белем бирү оешмалары базасында узды.
Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.
Педагоглар укытучыларга һәм курсларны оештыручыларга югары профессиональ дәрәҗәдә квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.