Башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен стратегик сессия
2024 елның 22 августында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү» стратегик сессиясе булды. Сессия программасы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы җитәкчелегендә гамәлгә ашырылды. Модераторы - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы.












