8 сентябрь, 2025 - 09:03

ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «АКТУАЛЬ ПЕДАГОГИКА» фәнни-популяр журналы редакциясе рус һәм татар телләрендә яңа сан әзерли.
Журнал элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан теркәлгән вакытлы фәнни-популяр басма булып тора.
Мәгариф оешмаларына «Яшьләрнең талантларын ачуның ачкычы буларак табигый-фәнни грамоталылык» темасына фәнни-популяр журналда мәкаләләрне бушлай бастырып чыгаруны тәкъдим итәбез.
Мәкаләләр 2025 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә (шул көнне дә кертеп). Мәкаләләрне бастырып чыгаруга тәкъдим итү тәртибе һәм мәкаләләрне әзерләү таләпләр кушымтада бирелгән.