• Русский
  • Татарча

КНИТУ-КХТИ профессоры һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы М.И. Мәхмүтов исемендәге премия лауреатлары булды

КНИТУ-КХТИ профессоры һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы М.И. Мәхмүтов исемендәге премия лауреатлары булды

Казанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче номерлы мәктәп-интернатының башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Гарипова һәм педагогика фәннәре докторы, КНИТУ-КХТИның һөнәри һәм педагогик белем кафедрасы профессоры Петр Осипов 2025 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары булдылар. Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе 2017 елдан бирле тапшырыла. Фәнни-методик эшчәнлектәге, педагогик кадрлар әзерләүдәге, мәгарифкә технологияләр кертүдәге, дидактиканы үстерүдәге һәм практик эшчәнлектәге зур казанышлары өчен педагогик хезмәткәрләр лауреат булалар. Ел саен аны ике педагог ала. 2023 елда премиянең акчалата эквиваленты 100 мең сумнан 250 меңгә кадәр арттырылды.

2024 елда әлеге премиягә М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче номерлы Казан гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илмира Фазылҗанова һәм ТР Мәгарифне үстерү институтының программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрә Шакирова лаек булды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов (1926-2008) – педагог һәм көнчыгышны өйрәнүче, фәлсәфә фәннәре кандидаты һәм педагогика фәннәре докторы, СССР педагогика фәннәре академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, РФ атказанган фән эшлеклесе. Педагогика һәм лингвистика (шул исәптән көнчыгыш телләре лексикологиясе өлкәсендә) буенча 500дән артык хезмәт авторы. Гомуми белем бирү һәм һөнәри мәктәптә проблемалы-үсешле укыту методлары теориясен төзеде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча