
Татарстанда беренче тапкыр көллият һәм техникумнарның, өстәмә белем бирү учреждениеләренең яшь педагогларына һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренә ай саен 10 мең сум өстәмә түләү бирелә башлаячак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Педагоглар өчен яңа грантлар мәгариф системасында 1 сентябрьдән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән барлыкка килде», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, «Яңа профессионалыбыз» гранты көллият һәм техникумнарның 100 яшь укытучысына каралган.
«Урта һөнәри белем бирү системасында барлыгы 200 яшь педагог эшли. Аларның яртысы конкурс нигезендә грантлар алачак», – дип ассызыклады министр.
Ул «Яңа өстәмә белем бирү педагогыбыз» грантына балалар белән түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче 80 укытучы дәгъва итә алачак, дип өстәде.
«Республика җитәкчелеге тарафыннан грант ярдәме аша 300 балалар бакчасы тәрбиячесенә җитди ярдәм күрсәтеләчәк. Без тәрбиячеләр җитмәвен тоябыз, шуңа күрә яшь белгечләрне җәлеп итү һәм аларны беркетү мөһим. Мондый ярдәм чаралары беркайчан да булмады», – дип белдерде Һадиуллин.
Колледжлар һәм техникумнар, өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен күрсәтелгән барлык чаралар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагог - укытучылар» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Искәртәбез, илкүләм проектлар Россиядә 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшли башлады.
ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте материаллары буенча